Проектны гамәлгә ашыруның 3 елы эчендә бөтен ил буенча йөзләгән мәдәният объекты ремонтланды, авыл һәм шәһәр мәдәният сарайларының матди-техник базасы яхшыртылды, хезмәткәрләрне бүләкләү системасы эшләнде.
Әлеге проект ярдәмендә Бакалы районының Ахман авылында мәдәният йортына капиталь ремонт башланды. Бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан 17 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Клуб бинасы 1984 елда төзелгән, бүген ул шактый тузган һәм кичекмәстән ремонт таләп итә.
- Без бу ремонтны күптән көтәбез. Стеналар, идәннәр һәм түшәмнәр тузды. Бу бинада Ахман авыл хакимияте, фельдшер-акушерлык пункты, шулай ук, танылган якташларыбыз Даян Мурзин һәм Нәҗип Асанбаев музее урнашкан. Авылдашларыбыз бик иҗади, актив, үзешчән сәнгатьтә катнашалар. Эш белән генә булмый бит, шатлыкларны уртаклашырга, җырларга һәм биергә дә кирәк, - ди мәдәният йорты методисты Лариса Петрова.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көннәрдә биналарны бушата, ә подрядчы оешма төзүчеләре инде эшкә керешкән. Биредә комплекслы капиталь ремонт ясалачак: түбә алыштырылачак, фасад, эчке бүлмәләр ремонтланачак, идәннәр һәм диварлар яңартылачак, сәхнә реконструкцияләнәчәк.
Фото: МБУ "Бакалинский районный Дворец культуры"