

Бакалы районы Ахман авылында Мәдәният йортын реконструкцияләү башланды. Муниципалитетта ассызыклауларынча, бу Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Төзүчеләр инде эшкә керешкән. Ахман авылы Мәдәният йортында комплекслы капиталь ремонт ясалачак. Аерым алганда, түбә алмаштырылачак, фасад, эчке бүлмәләр төзекләндереләчәк, идән һәм стеналар, шулай ук сәхнә яңартылачак.
Бина 1984 елда төзелгән. Клубтан тыш, монда шулай ук Ахман авыл хакимияте, фельдшер-акушерлык пункты, Бөек Ватан сугышы разведчигы Даян Мурзин һәм шагыйрь Нәҗип Асанбаев музее урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, "Мәдәният" гомумдәүләт проектының төп бурычы - мәдәни байлыкларның һәркем файдалана алырлык булуын һәм бөтен ил буенча мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлекләрен арттыру. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.
Фото: chukovka17.ru