+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Муса Гәрәевның батырлыгы онытылмый!

Илеш районының Югары Яркәй авылында Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган чараларның берсе булды.

Муса Гәрәевның батырлыгы онытылмый!
Муса Гәрәевның батырлыгы онытылмый!


Анда биология фәннәре кандидаты, доцент, нейрофизиология лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, Муса Гәрәевның улы Евгений Муса улы һәм аның тормыш иптәше, Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжының химия укытучысы, Башкортстан мәгариф отличнигы, урта һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Светлана Тимербаева катнашты. Мәртәбәле кунаклар район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин белән М. Гәрәев музеенда булды.
М. Гәрәев исемендәге кинотеатрда "Муса Гәрәевның хыял канатларында" документаль фильмының премьерасы үтте. Премьерага фильм авторы, "Башкортостан" киностудиясе директоры Юнир Әминев старт бирде. Балалар кунаклар белән аралашты, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Район Мәдәният йорты фойесында кунакларны укучылар шигырь белән каршы алды. Кунаклар балалар рәсемнәре һәм кул эшләре күргәзмәсен карады.
Конференцияләр залында Илеш районы хакимияте башлыгы призына рәсем конкурсына йомгак ясалды. Югары Яркәйдәге Муса Гәрәев исемендәге кадетлар сыйныфы укучылары үз чыгышлары белән сөендерде. Кунаклар кулыннан "Самолетлар" кул эшләре конкурсында һәм "Юлларда мәңгеләштерелгән очучының батырлыгы" конкурсында катнашучылар рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды.
Бу очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераны Риза Хәкимов та катнашты. Аның белән очрашу аеруча дулкынландыргыч булды.
Бәйрәм район Мәдәният йортының концерт залында Балалар сәнгать мәктәбе концерты белән тәмамланды. Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

Фото: М.Гәрәев музее

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: