

Ул 11-22 апрель көннәрендә "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.
Әлеге фәнни форум кысаларында төрле чаралар уза: фәнни докладлар укыла, ачык лекцияләр, төрле конкурс-бәйгеләр, экскурсияләр, мастер-класслар үткәрелә.
Шушы фестиваль уңаеннан башкорт һәм төрки филологиясе факультетында "Милли бизәк" этник остаханәсе эшләде. Осталар Стәрлетамакка татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы чакыруы буенча барды. Халык чигүләре буенча бу остаханәне «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Русия Президенты гранты кысаларында үткәрә.
Остаханәдә студентлар, мәктәп укучылары һәм укытучылары, кунаклар катнашты. Чарада катнашучылар чигү үрнәкләре белән танышты. Теләгән һәркем үзенә ошаган чигү техникасын да үзләштерде. Шулай ук, чигү машинасында да чигеп карады.
Башкорт һәм төрки филологиясе факультеты деканы Рәйсә Илешева әйтүенчә, мондый чараларның узуы бик тә мөһим.
- Студентларыбызны милли традицияләрдә тәрбияләү бик тә кирәк. "Милли бизәк" проекты нәкъ шундыйларның берсе икәнлеген бүген без үзебез дә күрдек. Телне, мәдәниятне үстерү, ул аның грамматикасын гына өйрәнү түгел. Халыкның милли бизәкләрен, кәсепләрен, кул эшләрен өйрәнү дә телне, мәдәниятне сакларга булышлык итә, - диде Рәйсә Хәким кызы.
Фото:Рузиль Имамов