+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балтач дәваханәсенә яңа маммограф кайтты

11 апрельдә медицина техникасына хезмәт күрсәтү белгечләре Балтач үзәк район дәваханәсендә "Маммо - 4 МТ - Плюс" маммографын монтажлауга кереште.

Балтач дәваханәсенә яңа маммограф кайттыБалтач дәваханәсенә яңа маммограф кайтты
Балтач дәваханәсенә яңа маммограф кайтты

Яңа маммограф "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча кайтарылды.
Аппаратның югары җитештерүчәнлеге үткәрү сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә, бу скрининг тикшеренүләр өчен мөһим өстенлек.
Маммографның төп өстенлекләре — эксплуатациянең гадилеге һәм ышанычлылыгы, пациент һәм персонал өчен нурланышның түбән дозасы, экспозиция параметрларын автомат рәвештә сайлап алу режимы, алына торган маммограммаларның югары сыйфаты.
— Санлы маммография сөт бизе яман шешләрен диагностикалауның иң төгәл алымнарының берсе булып тора, - дип билгеләп үтте Балтач дәваханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов.

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас