+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Укучылар заманча һөнәрләр белән танышты

Октябрьский нефть колледжында һөнәри юнәлеш бирүче осталык дәресләренә старт бирелде.

Укучылар заманча һөнәрләр белән таныштыУкучылар заманча һөнәрләр белән танышты
Укучылар заманча һөнәрләр белән танышты
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Октябрьскийдагы С. И. Кувыкин исемендәге нефть колледжында һөнәри юнәлеш бирүче осталык дәресләренә старт бирелде.
— Чаралар мәктәп укучысының һөнәри киләчәген планлаштыру, укучыларны колледж базасында заманча һөнәрләр һәм белгечлекләр белән таныштыру максатыннан үткәрелә, — ди директор урынбасары Татьяна Хәйдәрова.

Беренче осталык дәресләре 12 һәм 13 апрельдә “Геотирәлек технологияләре" компетенциясе буенча узды. Анда геодезия укытучылары Аэлин Галимова һәм Эльза Петрова укучыларны “Геодезист” һөнәре белән таныштырдылар. Инженер-геодезист һөнәре төзелештә алыштыргысыз. Укучылар геодезистларның төзелеш өчен җир участогын билгеләгәннән соң һәм объектны файдалануга тапшырганчы барлык төзелеш эшләрен алып баруын, җирлекне фотога төшерә, аның нәтиҗәләрен эшкәртә, исәп-хисап ясый, карта төзи, моның өчен заманча геодезия җиһазларын һәм махсус программа тәэминатын куллану буенча белем кирәклеген белделәр.

Осталык дәресендә укучылар геодезист ролендә дә булып карады. Октябрьский нефть колледжының геодезия полигонында укучылар нивелирлар һәм махсус геодезия инструментлары ярдәмендә нокталар арасын билгеләде. Осталык дәресе бер сулышта дустанә һәм күңелле атмосферада үтте. Укучылар мәктәпне тәмамлаганнан соң “Гамәли геодезия” белгечлеге буенча Октябрьский нефть колледжына укырга керергә теләк белдерде.

Осталык дәресләрендә Октябрьский шәһәре 9нчы һәм 22нче урта мәктәпләренең 8-9нчы сыйныфларыннан 16 укучы катнашты.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас