

Уфа дәүләт авиация техник университетында, Мәскәү физика-техника институты белән берлектә, яңа проект эшли башлый. Яңа мәгариф программасы бакалавриатта «Авиатөзелеш» белгечлеге буенча укытуны күз уңында тота.
Төп игътибар математика, физика, информатика һәм авиатөзелеш тармагында санлы модельләштерү алымнарына нигезләнәчәк.
Үзенчәлеге шунда, биредә МФТИ галимнәре һәм укытучылар белем бирәчәк. УДАТУ студентларына МФТИның лаборатор базасына керү мөмкин булачак. Бу безнең студентларның авиатөзелеш тармагында фәнни практика алу һәм арытаба МФТИ магистратурасында уку мөмкинлеге була дигән сүз.
Әле УДАТУда МФТИ белән берлектә, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, «Программная инженерия» бүлегендә IT-белгечләрне әзерләү бара.