

15 апрельдә Милли костюм көнен бәйрәм итү кысаларында Чиләбе өлкәсенең Башкорт тарихи-мәдәни үзәге тәкъдир ителде. Чара Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә Республика халыклары дуслыгы йорты тарафыннан оештырылды.
Бу чарада Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Чиләбе өлкәсе мәдәният министры Алексей Бетехтин, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең Иҗтимагый элемтәләр идарәсе башлыгы Дмитрий Семенов, Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс) рәисе Юлдаш Йосыпов, башкорт иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Әминә Шәфыйкова билгеләп үткәнчә, Башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Русия Федерациясе субъектларында төзелә. Бүгенге көндә мондый учреждениеләр 6 төбәктә эшли.
- Башкорт тарих-мәдәният үзәге ачылу Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер ярдәме белән мөмкин булды. Үзәкләр алдында торган төп бурыч - башкорт иҗтимагый оешмаларын берләштерү, туган телне һәм мәдәниятне, милли үзенчәлекләрне саклап калу һәм алга җибәрү, шулай ук мәдәни-киңкүләм чаралар турында мәгълүмат белән оператив тәэмин итү. Тарихи-мәдәни үзәкләр башкорт халкына туган мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, телне өйрәнү мөмкинлекләрен һәм шартларын тудыра. Уртак тырышлык белән җәлеп итү ноктасын булдыра алган Чиләбе җәмәгатьчелегенә һәм үзәк белгечләренә аерым рәхмәт, - дип ассызыклады Әминә Шәфыйкова.
Чиләбе өлкәсе мәдәният министры Алексей Бетехтин билгеләп үткәнчә, төбәктә 150дән артык милләт яши. Өлкә губернаторы һәм Хөкүмәте милли мәдәниятләрне саклауга ярдәм күрсәтә. "Чиләбе өлкәсендә милли-мәдәни чаралар еш үткәрелә. Иң зурлары - “Сабантуй” һәм “Рәсүлев укулары”. Чарага күрше төбәкләрдән дә киләләр. Безнең төбәкләр арасындагы мәдәнияткә кагылышлы хезмәттәшлек шул ук рухта дәвам итәчәк”, - дип билгеләде ул.
Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге вәкиле Әлфир Баимов әйтүенчә, төбәктә төрле юнәлешләрне үстерүче 15 башкорт иҗтимагый берләшмәсе актив эшли.
Әлеге тантаналы чара Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проектының төрле төбәкләрның бердәмләшеп, чараларны гамәлгә ашыруының да бер күрсәткече булды.