+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Аскында милли кием көне ничек узды?

Русия Прекзиденты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан халыкларының милли костюмы көнендә Аскын районы мәгариф учреждениеләрендә мәгариф бүлегенең расланган планы нигезендә берничә чара узды.

Аскында милли кием көне ничек узды?Аскында милли кием көне ничек узды?
Аскында милли кием көне ничек узды?
Аскын авылының 2нче балалар бакчасында халык костюмнары фестивале узды. Бәйрәм залында төрле милли киемнәрдән өлкәннәр һәм балалар җыелды.

- Бәйрәмдә урыс, татар, башкорт, украин, мари, казах милли киемнәре тәкъдим ителде. Һәр халык үзенең костюмын күрсәтте, киеменең үзенчәлекләре турында сөйләде, - дип сөйләде чара турында өлкән тәрбияче Эльза Нәфыйкова. - Балалар рәхәтләнеп "Зур әйлән-бәйлән", "Курай", "Түбәтәй" татар һәм башкорт халык уеннарын уйнадылар.

Бәйрәм зур, бердәм әйлән-бәйлән булып тәмамланды.

Фото: Аскын районы хакимияте

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас