Илья Локаткин ЧПУ станогында агач эшләнмәләре ясау белән шөгыльләнә. Ул киңәшмәгә үзенең ЧПУ станокларын ясау идеясе белән
килгән. Проектны гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме кирәк. Ярдәм итү чаралары һәм ташламалы заемнар турында, шулай ук продукцияне лицензияләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Артур Воробьев һәм Вячеслав Куманеев Уфа янында гаилә ялы урыны булмауга игътибар иткәннәр. Благовещенда алар үзләре мондый ял урынын модульле йортлар һәм җәйге кемпинг өчен җиһазландырылган урыннар белән оештырырга карар кылган. Киңәшмә барышында аны урнаштыру урыннары турында фикер алыштылар.
Фото: Благовещен районы хакимияте