+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Китапханә хезмәткәрләренең практика-квесты узды

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Стәрлетамак районы Наумовка авылы китапханәсендә шушы системасы хезмәткәрләре өчен "Хәзерге шартларда китапханәләрне үзәгәртү" практикум-квесты узды.

Китапханә хезмәткәрләренең практика-квесты уздыКитапханә хезмәткәрләренең практика-квесты узды
Китапханә хезмәткәрләренең практика-квесты узды

Чара квест-уен рәвешендә узды. Катнашучылар, маршрут кәгазе алып, түбәндәге мәйданчыклар буйлап үтте: «Вакыт белән бергә», «Һөнәри киңлек», «Укыйбыз. Уйныйбыз, Иҗат итәбез», «Китапханә - мавыгулар территориясе», «Үткәннәрне истә тотып - киләчәккә эшлибез», «Стресс белән идарә итү» һәм эшнең яңа формалары, мәгълүмати технологияләрне китапханә практикасында ничек нәтиҗәле файдалану турында белделәр.

Стәрлетамак тармакара колледжы педагог-психологы Лариса Кузьмина һәм Мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм муниципалитетның иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү педагог-психологы Мария Трушина китапханәчеләр өчен «Стресс хәлләреннән чыгу» тренингын үткәрделәр.

Барлык сынауларны үтеп, китапханәчеләр позитив энергия һәм якты тәэссоратлар алды, ә алынган күнекмәләр һәм белемнәр эш өчен кирәк булачак.

Фото: Стәрлетамак районы хакимияте

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас