Дуван районы үзәгендә сменага 200 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасын төзү буенча әзерлек эшләре агымдагы елның мартында ук башланган. Монда барлык төзү-монтаж эшләрен 2023 елның июнендә төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дуван районы хакимиятендә әлеге мөһим медицина учреждениесе “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә дип белдерәләр. Объект “Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасына кертелгән. Аның заказчысы — капиталь төзелеш идарәсе.
Март ахырында Уфа "Капитал строй” җәмгыяте Мәсәгуть авылында балалар поликлиникасын төзүгә һәм җиһазлауга контракт алган.
Поликлиниканы төзү федераль субсидияләр һәм республика бюджеты исәбенә финанслана. Поликлиника бинасы өч катлы булыр дип планлаштырыла. Анда балаларга кичектергесез медицина ярдәме блогы, инвалидлар өчен 2 урынны кертеп, 10 урынга исәпләнгән көндезге стационар, йогышлы авырулар бүлеге урнашачак. Шулай ук бинада сменага 60 кешегә исәпләнгән хатын-кызлар консультациясе дә булачак.
Мәсәгуть район дәваханәсенең баш табибы Валерий Трофимов яңа балалар поликлиникасын ачу Дуван районында гына түгел, республиканың төньяк-көнчыгышында да балаларны дәвалау өчен яңа шартлар тудырачак, дип билгеләп үтте.
Яңа балалар поликлиникасының уңайлы урнашуын да билгеләп үтәргә кирәк, чөнки аны Мәсәгуть авылы үзәгендә Тимер Йосыпов исемендәге Республика лицей-интернаты янында буенча төзиячәкләр.
Фото: mgazeta.com