+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Сәламәтлек поезды" авылларга ашыга

Дуван районында “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясенә старт бирелде.

"Сәламәтлек поезды" авылларга ашыга"Сәламәтлек поезды" авылларга ашыга
"Сәламәтлек поезды" авылларга ашыга
Бүген, 18 апрельдә, Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Сәламәтлек" гомумдәүләт проектының "Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү" федераль программасы кысаларында Дуван районында “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясенә старт бирелде.
 
Район авылларына “Сәламәтлек поезды” юл алды. Чара республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2019 елдан бирле үткәрелә һәм үзенең нәтиҗәлелеген күптән исбатлады. Әлеге акцияне үткәрү республиканың авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын арттыру өчен кирәк.

Дуван районы маршруты буенча “Сәламәтлек поезды” составында пациентларны флюорографлар, маммографлар, шулай ук Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе һәм Республика кардиология үзәге ФАПлары һәм диагностик үзәкләре кабул итәчәк.

Табибларга язылырга кирәкми – кабул итү “тере чират" тәртибендә алып барыла. Үзең белән паспорт, медицина полисы, СНИЛС алырга кирәк. Битлек режимын сакларга онытмыйбыз.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас