Шул көнне ике яшь кешенең яхшы йортта гаилә корып яшәү мөмкинлеге барлыкка килде. Өй туе - һәр кеше өчен шатлыклы вакыйга. Өстәвенә, хәзерге фатир ияләре аны түземсезлек белән көткән.
- Торак тормышта күп нәрсәне билгели. Бу - гаиләдә һәм эштә тотрыклылык. Бу вакыйга сезнең уңышлы тормышка яңа яхшы старт бирер дип өметләнәм, - дип котлады бәхетле фатир ияләрен район хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков.
Нуриман районында 2022 ел ахырына кадәр ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга махсуслаштырылган найм килешүләре буенча 12 торак бина бирү планлаштырыла.
Фото: Нуриман районы хакимияте сайтыннан.