

Музыкаль инструментлар партиясен зур һәм кечкенә барабаннар, студентлар ксилофоны һәм Н. Рубинштейн маркалы пианино тәшкил итә.
Шушы көннәрдә балалар сәнгать мәктәбе аларны презентацияләде һәм яңа коралларда бәйрәм концерты оештырды.
Сәнгать мәктәбе укучылары әлеге уен коралларында үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәтте.
- 2021-22 уку елында безнең тормышта күңелле вакыйгалар күп булды, шуларның берсе - фондны яңа уен кораллары белән тулыландыру. Бу инструментлар инде эшкә кушылды. Балалар аларда рәхәтләнеп музыка әсәрләрен өйрәнә һәм башкара, димәк, безнең мәктәп алга таба да үсәчәк, төрле конкурсларда җиңүләр китерүче лаеклы башкаручылар-конкурсантлар әзерләячәк, - ди сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Бәхтиярова.
Фото: bash.news