+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Юллар тамгалы булсын!

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында республика шәһәрләрендә юлларны яңартуга зур игътибар бирелә.

Юллар тамгалы булсын!Юллар тамгалы булсын!
Юллар тамгалы булсын!

Юл өслеге яңартылган, яки төзекләндерелгән саен юл билгеләрен дә яңадан сызып чыгарга кирәк. Соңгы елларда бу эштә заманча материаллар кулланыла.

“Башта Зәки Вәлиди, Цюрупа, Октябрьнең 50 еллыгы, Тоннель, Комаров, Ленин, Салават Юлаев һәм Октябрь проспекты урамнарында эшләр башкарылачак. Өстәмә финанс ярдәме бүлеп биргәне өчен Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улына рәхмәт. Гомумән алганда, быел 130 мең квадрат метр мәйданны термопластик һәм 20 мең квадрат метрны буяу кулланып яңартачакбыз ", - ди бу хакта Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев.

Ратмир Мәүлиев, шулай ук, ​​былтыр Уфада 47,9 мең квадрат метр мәйдан термопластик һәм 27,5 мең метры буяу белән яңартылганлыгын искә төшереп үтте.

Бу эшләр “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас