Бөре күппрофильле һөнәри колледжында профориентациянең бердәм көнен үткәрү барышында «Бар да киләчәк белгечлек өчен» танышу экскурсияләре оештырылды.
Чара Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында уза, ул балаларның һәм яшьләрнең сәләтен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерүгә юнәлтелгән.
- Һөнәр сайлау - җиңел түгел. Күп кенә абитуриентлар өчен ачык ишекләр көне - уку йорты белән танышу, колледж сайлау өчен менә дигән мөмкинлек, - дип билгеләде республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова.
Фото: srk.nationalpriority.ru