Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында ачылган Борай авылының 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле үзәге укучылары, Новосибирск өлкәсенең Баган районы хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт бүлеге, “Үсеш ноктасы” үзәге, коммерцияле булмаган “Интеллект һәм технология” автоном оешмасы оештырган блиц буенча IV ачык шәхси-команда шахмат турнирында катнаштылар.
Турнирда “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре укучылары катнашты.
Яшь төркеме буенча турнирның 3000 тирәсе катнашучысы play.chessking.com сайтында теркәлде, аннары турнирда катнашу өчен гариза бирделәр һәм үз категорияләре буенча “Башкортстанның Үсеш ноктасы” командасына кушылдылар.
Турнир урындагы вакыт белән 10.00 сәгатьтә башланды. Әмма катнашучылар саны артык күп булуга бәйле рәвештә, сайт йөкләнешне күтәрә алмады. Шуңа күрә турнирның яңадан узачагы турында карар кабул ителде.
Әлеге ярышларда Адилә Талипова, Динә Талипова, Кирилл Сафиуллин, Адель Карамов, Адель Даутов, Рузалина Муллагалиева, Самат Габбасов, Нияз Даутов, Индира Хөснетдинова, Солтан Шәйхиев, Эмиль Латыйпов, Самир Балаев, Урал Әхәтов, Руслан Мусин, Айнур Шәйхлисламов, Редаль Маликов катнаштылар.
"Балалар өчен бүгенге көн юкка үтмәде. Алар янә үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын тикшерде, үзләре өчен яңа портал үзләштерде. Һәр шахмат уенында балалар үз мөмкинлекләрен күрергә өйрәнә, үз көчләренә ышана башлый, үз-үзләрен җиңәргә һәм уңышларга ирешергә омтыла, осталыкларын арттыра. Аларга киләсе ярышларда уңышлар телибез!” — ди 1нче мәктәп директоры Илшат Сәмигуллин.
Фото: srk.nationalpriority.ru