+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дәваханәләрнең автопарклары яңартыла

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың медицина оешмаларының баш табибларына мөмкинлекләре чикле пациентларны транспортлау өчен 22 автомобиль ачкычы тапшырды.  

Дәваханәләрнең автопарклары яңартылаДәваханәләрнең автопарклары яңартыла
Дәваханәләрнең автопарклары яңартыла

– Без республика районнарында һәм шәһәрләрендә дәваханәләрнең автопаркларын даими яңартуны дәвам итәбез. Бүген без тапшырган заманча машиналар пациентларның дәвалау оешмасына баруын уңайлы һәм хәвефсез итәргә мөмкинлек бирәчәк. Республикада мондый автомобильләргә ихтыяҗ якынча 250. Аны 2024-25 елга кадәр ябарга тырышырбыз, - диде Радий Хәбиров. - Кичә безнең илдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Барлык табибларга, фельдшерларга һәм ашыгыч ярдәм машиналары йөртүчеләргә һөнәри осталыклары һәм үз эшләренә тугрылыгы – кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калулары өчен рәхмәт белдерәм.
22 автомобильдән торган партияне сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасы буенча сатып алганнар. Аны «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашыралар. Яңа техника сатып алуга федераль һәм республика бюджетларыннан 34,9 миллион сум акча тотылган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас