+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Краснокамага яңа маммограф кайтты

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Краснокама үзәк район дәваханәсенә «Маммо-4МТ-Плюс» яңа рентгенологик маммограф кайтарылды, тиздән ул корылып, эшләтелә башлаячак.  

Краснокамага яңа маммограф кайттыКраснокамага яңа маммограф кайтты
Краснокамага яңа маммограф кайтты

Яңа җиһазны Николо-Березовка авылындагы 1нче поликлиника бүлегенә урнаштырдылар, анда алдан капиталь ремонт ясалган.
- Маммограф май аеннан эшли башлаячак, һәм без шеш процессларын иртә ачыклау өчен халыкка скрининг тикшеренүләре үткәрә алабыз. Рентгенология кабинетының кадрлар белән тәэмин ителеше 100 процент тәшкил итә, бездә табиб–рентгенолог һәм ике рентген–лаборант эшли, - ди дәваханәнең баш табибы Фәһит Бәдертдинов.
Маммография аппараты сөт бизенең югары сыйфатлы рентген сурәтен тәэмин итә, ул яман шешнең иртә стадияләрен ачыклау һәм төгәл диагноз кую өчен кирәк.

Фото: https://bash.news/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас