

Территорияне планлаштыруга якын арада керешәчәкләр, ә май бәйрәмнәреннән соң аны киртәләп алачаклар. Барлык эшләрне дә җәй дәвамында башкару планлаштырыла.
Планлаштырылган төп эшләр арасында - трибуна урнаштыру, газон, футбол кыры, футбол капкасы, резина өслекле йөгерү юлы ясау, спорт корылмаларын ясалма яктырту, парковка урыннарын урнаштыру, Проектны тормышка ашыру өчен 9,5 млн. сум бүленгән.
«Торак һәм шәһәр мохите» проектының төп бурычларының берсе — шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру.
Күләмле проект гражданнарны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күздә тота. Моннан тыш, аның төп максаты — ел саен илдә 120 млн квадрат метр торак файдалануга тапшыруны тәэмин итү һәм 5 млн гаиләнең торак шартларын яхшырту.
Фото: prompol71.ru