+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Креатив буласың киләме?

Ил Президенты указы белән гамәлгә кертелгән "Мәдәният" гомумдәүләт проект кысаларында Стәрлетамакта, республиканың Башкорт мәдәният һәм сәнгать колледжы каршында, Креатив индустрияләр мәктәбе ачыла.

Креатив буласың киләме?Креатив буласың киләме?
Креатив буласың киләме?
Креатив индустрияләр мәктәбендә дүрт студия эшләячәк: анимация һәм 3D-графика, тавыш режиссурасы һәм тавыш дизайны, заманча электрон музыка, фото- һәм видео производство.

Иҗади һөнәрләргә 12-17 яшьлек укучылар укый ала. Быел 1 сентябрьдә беренче агым башлана, анда 80гә кадәр кеше белем алачак.

Стәрлетамакта Креатив индустрияләр мәктәбен төзүгә 46 млн. сумнан артык акча бүленгән. Шуларның 39 млн. сумы - федераль бюджет акчалары.

Агымдагы елда Русиядә барлыгы 32 Креатив индустрия мәктәбе барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте Русиянең мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова. Аның сүзләренә караганда, 2024 елга мондый мәктәпләр саны 86га кадәр артачак.

Биредә кимендә ике ел укыячаклар.

Фото: башинорфм

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас