+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәсәгутьтә лидерлар үстерәләр

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Дуван районында байтак эшләр башкарыла.

Мәсәгутьтә лидерлар үстерәләрМәсәгутьтә лидерлар үстерәләр
Мәсәгутьтә лидерлар үстерәләр

Мәсәлән, күптән түгел Мәсәгуть авылы Пионерлар һәм укучылар йортында "Инструктор мәктәбе" проекты кысаларында активист - лидерларның беренче очрашуы булды.

Чараның максаты - Русия мәктәп укучылары хәрәкәте эшчәнлеген популярлаштыру, балалар һәм үсмерләр арасында «Остазлык» системасын булдыру һәм үстерү, үсеп килүче буынның урындагы берләшмәдәге актуаль проблемаларны хәл итүгә кызыксынуын стимуллаштыру, районның балалар иҗтимагый хәрәкәтен үстерү, үсеп килүче буынның иҗади потенциалын һәм лидерлык сыйфатларын ачыклау һәм үстерү.

Балалар бик канәгать калды, чөнки өлкән дуслар белән очрашудан, яңа танышулардан, файдалы тренинглардан, биюләрдән бик күп эмоцияләр алды! Инструкторлар "Лидер мәктәбе" җәйге лагерь-слетында да эшләячәк.

Фото: башньюс

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас