+22 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Төзек юллар - хәвефсез юллар

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр юллардагы һәлакәтләрне киметә.

Төзек юллар - хәвефсез юлларТөзек юллар - хәвефсез юллар
Төзек юллар - хәвефсез юллар

“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Стәрлетамакта юлларда аварияләр һәм аларда каза күрүчеләр санын 50 процентка киметүгә ирешкәннәр. 2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләрен узган елның шул ук чоры белән чагыштырып карагач, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

– Гомумән алганда, әлеге проектны тормышка ашыру берничә мөһим мәсьәләне хәл итә: беренче чиратта, автомобиль юлларын норматив хәлгә китерә, югары транспорт трафигы булган участокларда киеренкелекне бетерә, һәм иң мөһиме – юл һаләкәте урыннарын киметә. Нәтиҗә буларак, аварияләрдә үлүчеләр саны кими, – дип билгели Башкортстаннның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Стәрлетамакта “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады.

Гомум республика буенча да уңай динамика күзәтелә: агымдагы елның I кварталында юл-транспорт вакыйгалары саны - 8,4 процентка, ә вафат булучылар саны 27,1 проценка кимегән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас