

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Краснокама үзәк район дәваханәсенә яңа "Маммо-4МТ-Плюс" маммографы кайтарылды. Аны Николо-Березовка авылында 1нче поликлиника бүлегендә урнаштырдылар, анда алдан капиталь ремонт үткәрелгән.
- Маммограф майда эшли башлый, һәм без яман шеш процессларын иртә ачыклау өчен халыкның скрининг тикшеренүләрен үткәрә алабыз. Рентгенология кабинеты кадрлар белән 100 процент тәэмин ителгән, бездә табиб-рентгенолог һәм әлеге җиһазларда эшләү өчен өйрәтелгән ике рентген-лаборант эшли, - ди дәваханәнең баш табибы Фәгыйт Бәдертдинов.
Маммография аппараты сөт бизләренең сыйфатлы рентген сурәтен тәэмин итә, аны төгәл диагностикалау һәм яман шешнең башлангыч стадияләрен ачыклау өчен кирәк. Аппаратның югары җитештерүчәнлеге бүлекнең үткәрүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирә, бу - скрининг тикшеренүләрен уздыру өчен мөһим өстенлек.