

Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать колледжында креатив индустрияләр мәктәбе ачылачак, дип хәбәр иттеләр муниципалитетта.
Креатив индустрияләр мәктәбендә дүрт студия: анимация һәм 3D-графика, тавыш режиссурасы һәм тавыш дизайны, заманча электрон музыка, фото- һәм видеоҗитештерү булачак.
Иҗади һөнәрләрне 12-17 яшьлек үсмерләр үзләштерә. 2022 елның 1 сентябрендә 80 кешегә кадәр укылачак беренче агым старт ала.
Стәрлетамакта креатив индустрияләр мәктәбен төзүгә 46 миллион сумнан артык акча бүленгән. Шуларның 39 миллион сумы - федераль бюджет акчалары.
Барлыгы Русиядә агымдагы елда креатив индустрияләрнең 32 мәктәбе барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте Балтыйк мәдәни форумында Русия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова. Аның сүзләренчә, 2024 елга мондый мәктәпләр саны 86га кадәр артачак.
Креатив индустрияләр мәктәпләре "Русиядә уйлап табылган" федераль проекты ярдәмендә, дәүләт башлыгы Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.