

Талантлы һәм сәләтле балаларга ярдәм итү әлеге система эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Уку елы нәтиҗәләре буенча үткәрелә торган иң мөһим чараларның берсе - сәләтле һәм талантлы балалар һәм яшүсмерләр арасында «Признание» конкурсы һәм Сәләтле балалар слеты уздыру.
«Признание» шәһәр конкурсын уздыру йомгаклары буенча 10 җиңүче һәм 21 лауреат билгеләнде. Күптән түгел сәләтле, талантлы, актив балаларны, фән олимпиадаларында, конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
«Мондый чаралар үткәрү укучыларның белем алу һәм укытучыларның эшчәнлек нәтиҗәләренә, белем бирүнең сыйфатына мотивация артуга ярдәм итә. Сәләтле, талантлы балалар - шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең киләчәге һәм потенциалы”, - ди мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик кабинеты мөдире Гөлнара Маликова.
Фото: Агыйдел шәһәре хакимияте