+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Җиңүчеләр арасында Борай кызы да бар!

Башкалада һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" төбәк чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте.

Җиңүчеләр арасында Борай кызы да бар!Җиңүчеләр арасында Борай кызы да бар!
Җиңүчеләр арасында Борай кызы да бар!
Балалар һәм яшьләрнең талантын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү системасын булдыру – Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проектының төп бурычларыннан берсе.

26 апрельдә Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс-холлында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" төбәк чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды. Бәйгедә республика мәгариф оешмаларының 27 мәйданчыгында дүрт көн дәвамында 700дән артык укучы, студентлар һәм белгечлер ярышты. Әлеге конкурста "Текстны эшкәртү" юнәлеше буенча Борай 2нче гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы Вилена Ардаширова да катнашты. (Остазы – Мәрдамшина Э. Р.) Конкурс нәтиҗәләре буенча Вилена III урынны яулады.
"Виленаны югары нәтиҗәгә ирешүе белән котлыйбыз. Яңа җиңүләр телибез!" — дип сөенече белән уртаклашты 2нче гимназия директоры Алик Усаев.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас