Аскын районының Мәдәният йорты каршында Май бәйрәмендә аеруча күңелле булды. Биредә асфальтта “Май чәчәккә күмелә” дигән балалар рәсемнәре конкурсы узды. Чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында оештырылды.
Балалар нәрсә турында рәсем ясый? Әлбәттә, тынычлык, кояшлы май, халыклар арасында дуслык турында. Бирегә 9 айлык сабыйдан алып, 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар, үсмерләр килде. Аларга әниләр дә кушылды. Әнә 6 яшьлек Самира "Үскәч рәссам булам!" — ди. Камил исемле малайның сурәтендә — кояш, салават күпере. Аңа әнисе Эльвира да ярдәм итә. Якында гына Ирина исемле әни кызы һәм улы белән гүзәллек тудыра. Кыскасы, иҗат эшенә әниләр дә зур теләк белән кушылды.
Балалар төшергән һәр рәсем Җирдәге тынычлык, чәчәкле май, ирек, аяз күк йөзен гәүдәләндерә.
Фото:srk.nationalpriority.ru