+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда туризм ни хәлдә?

Республиканың җәйге туристлык сезонына әзерлеге турында кичә Башкортстан Хөкүмәтендә узган эшлекле киңәшмәдә фикер алыштылар.

Башкортстанда туризм ни хәлдә?Башкортстанда туризм ни хәлдә?
Башкортстанда туризм ни хәлдә?


Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында туризмга кимендә 102,9 миллион сум шәхси инвестицияләр җәлеп итү һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендә 80гә якын проектны тормышка ашыру планнары турында хәбәр иттеләр.

Бу өлкәне үстерү өчен дәүләт ярдәме чаралары да яхшы мөмкинлекләр бирә, алар арасында кунакханә тармагы субъектлары өчен 5 елга НДСны бетерү турында закон бар. Моннан тыш, республика туристлык инфраструктурасын үстерү буенча 343 миллион сумлык өч федераль программада катнашу өчен гариза биргән. Федераль субсидияләргә кемпинглар һәм автокемпинглар булдырырга, пляжларны һәм турмаршрутларны төзекләндерергә, туристлык мохитен үстерергә мөмкин булачак. Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында да башкарыла.

Уфада күпфункцияле дүрт визит-үзәк булдыру буенча проект эшләнә инде, анда туристлар үзләре өчен файдалы булган барлык мәгълүматны ала алачак. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Рөстәм Моратов ике катлы автобуста һәм Агыйдел елгасы буенча теплоходларда бердәм экскурсия билеты форматында экскурсиянең яңа катнаш маршрутын булдырырга һәм эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.

Фото: Сайт правительства Башкирии


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас