+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Муса Гәрәев турындагы спектакльне күрергә ашыгыгыз!

М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Фәрит Әхмәдиев пьесасы буенча Ольга Мусина белән берлектә «Герой йолдызы» спектакленең премьерасы 6-7, 9 майда булачак. Спектакль Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында куелды.

Муса Гәрәев турындагы спектакльне күрергә ашыгыгыз!Муса Гәрәев турындагы спектакльне күрергә ашыгыгыз!
Муса Гәрәев турындагы спектакльне күрергә ашыгыгыз!


Муса Гәрәев. Бу легендар очучының язмышы искиткеч.

Ул, сугыш юлының барлык мәхшәрләре аша үтеп, бихисап бүләкләргә лаек була һәм бер генә тапкыр да яраланмый. 22 яшендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое була һәм эскадрилья командиры вазыйфасында сугышны тәмамлый.

Пьесаның сюжеты нигезенә штурмовикның киң билгеле истәлекләре салынган. Ул - аның авыр сугыш фронтларында сугышуы, батырлыгы, мәхәббәте турында.

Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның халык артисты Ольга Мусина, рәссам-куючысы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юлия Гыйләҗева.

Фото: teatrnmt.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас