Кичә Илеш районының Югары Яркәй авылы үзәк китапханәсендә “Очучы батырлыгы – мәңгелек язмаларда” дигән әдәби-иҗади бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу конкурсның максаты булып, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М. Г. Гәрәевның батырлыгы турында хәтерне саклау, хөрмәт тәрбияләү, яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү тора. Бәйге берничә номинациядә узды.
- Бу бәйгедә катнашкан һәркемгә һәм балаларны иҗади конкурска әзерләүгә көч салган әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Ватанпәрвәрлек темасы бүген аеруча бик мөһим. Катнашучыларның саны 140тан артты. Аларның яшь аермасы да зур. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән алып, тугызынчы дистәне тутыручылар да бар. Димәк, буыннар чылбыры өзелми. Бу да бик мөһим, - диде Югары Яркәй авылы үзәк китапханәсе директоры Айгөл Якупова.
Югары Яркәй китапханәсе коллективы бай мәдәни программа әзерләгән иде. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Конкурска килгән иң яхшы эшләр тамашачыларга тәкъдим ителде. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга Дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кичәне китапханәче Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды.
Фото: Зөһрә Исламова.