+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чакмагышта яңа поликлиника ачылды

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында, республика Хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Чакмагышта яңа поликлиника ачылды.  

Чакмагышта яңа поликлиника ачылдыЧакмагышта яңа поликлиника ачылды
Чакмагышта яңа поликлиника ачылды

Медицина учреждениесен төзүгә ярты миллионга якын акча җәлеп ителгән. Өч катлы заманча бинада лифт һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күтәргеч җайланма да урнаштырылган.
Яңа поликлиника өлкәннәрне дә, балаларны да хезмәтләндерәчәк. Сәламәт һәм авыру пациентлар агымнарын бүлеп кабул итәчәкләр. Табиблар көненә 250 кешегә кадәр кабул итә алачак.
Төзелешкә җәлеп ителгән акчаларның яртысы поликлиниканы яңа җиһазлар белән тәэмин итүгә тотынылган.
Поликлиника барлык таләпләргә туры килә, биредә иркен, уңайлы, яхшы коллектив тупланган.
Балалар бүлегендә дә педиатрларга кытлык юк. Быел ике яңа яшь белгеч кайткан.
Яңа поликлиникада табиблар 54 кабинетта пациентларны кабул итәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас