+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Нуриман сәнгать мәктәбендә — сөенеч!

Быел Нуриман балалар сәнгать мәктәбенә музыка кораллары, заманча җиһазлар һәм уку материаллары сатып алынды. Әлеге мәктәпнең матди-техник базасын яңартуга акча «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында федераль, төбәк һәм урындагы бюджетлардан бүлеп бирелгән.

Нуриман сәнгать мәктәбендә — сөенеч!Нуриман сәнгать мәктәбендә — сөенеч!
Нуриман сәнгать мәктәбендә — сөенеч!

Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту өчен үзебезнең җитештерүчеләр инструментлары - бер фортепиано коралы, ун баян, шул исәптән алты «Этюд» баяны, өч «Тула» баяны, бер «Тула» концерт баяны, “Тула” аккордеоны, бер кечкенә концерт домрасы, бер альт домрасы, шулай ук балалайка сатып алынган.
Әлбәттә, бу бөтен район өчен шатлыклы вакыйга, чөнки хәзер укучылар үз осталыкларын тагын да югарырак дәрәҗәдә камилләштерә алачак. Алар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда зур уңышларга ирешә алачак. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, гадәттә, укучыларның чыгышы уңышының 50 проценты - яхшы тавышлы сыйфатлы концерт коралы, дип ассызыклый.
Шулай ук "Фортепиано” өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча берьюлы өч роль сатып алынган. Һәм беренче тапкыр Нурман районы балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар шундый мәһабәт инструментта йомгаклау имтиханын тапшыра алачак. Хәзерге вакытта алар Красная Горка, Павловка һәм Красный Ключ авылларында урнашкан балалар сәнгать мәктәбенең барлык классларына да уңышлы китерелгән инде.
Музыка уен коралларыннан тыш, биредә өч интерактив такта һәм өч ноутбук булуы да сөендерә. Якын арада хореография залы өчен көзгеләр һәм эскәмияләр, тамашачылар залы өчен яңа утыргычлар, хор станоклары, натюрморт стойкалары, оркестр һәм рәссамнар өчен махсус утыргычлар һәм яңа уку әдәбиятлары куелачак.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас