+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда хезмәт җитештерүчәнлеге арта

“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Русия) тарафыннан үткәрелә торган “Рационализаторлар марафоны” мәгариф проектының яңа сезоны башланды.

Башкортстанда хезмәт җитештерүчәнлеге артаБашкортстанда хезмәт җитештерүчәнлеге арта
Башкортстанда хезмәт җитештерүчәнлеге арта

Марафон алга киткән инновацияләрне популярлаштырырга ярдәм итә, алар хезмәт базарында кыйммәтләр нисбәтен үзгәртә.

Быел марафон чаралары тулаем рационализаторлык идеяләренә генә түгел, аларны гамәлгә кертүнең, рационализаторларның шәхси күнекмәләрен үстерүнең аерым аспектларына һәм, иң мөһиме, бизнесның тотрыклылыгын тәэмин итә алачак мисаллар һәм практикаларга да кагылачак, алай гына да түгел - аның үсешенә һәм базарның яңа этабына чыгуга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә расланды.
Башкортстанда гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча координатор һәм җаваплы башкаручы булып Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы тора. Бүгенге көндә республикада гомумдәүләт проектта 130 компания катнаша.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас