+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Һәр бишенчесе - аграр тармактан

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектына Башкортстанда 131 предприятие кергән, шуларның 26сы - агросәнәгать секторыннан.

Һәр бишенчесе - аграр тармактанҺәр бишенчесе - аграр тармактан
Һәр бишенчесе - аграр тармактан
Русия буенча гомумдәүләт проектында мәшгуль авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре өлеше 6% тәшкил итә, Башкортстанда бу күрсәткеч - 20 процент.

Икътисади усеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов әйтүенчә, катнашучы предприятиеләр экспертлардан бушлай адреслы ярдәм ала алалар.

- АПКда катнашучыларның яртысы — эшкәртү, калганы классик авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Русия буенча авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре өлеше 6 процент тәшкил итә. Быелга тагын өч авыл хуҗалыгы предприятиесе гомумдәүләт проектына керүне планлаштырган, - диде Айрат Фәхретдинов.

Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Руслан Нуртдинов сүзләренә караганда, предприятиеләрнең пилот агымнарында проектларны гамәлгә ашыру 1 миллиард сум күләмендә уртак икътисади нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән. Моңа продукцияләрнең үзкыйммәтен, җиһазларның эшсез торуын киметү һәм продукция чыгаруны арттыру исәбенә ирешелгән.

Фото: медиакорсеть

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас