+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

250 мең агач утыртылды

Акция 25 майга кадәр дәвам итәчәк.

250 мең агач утыртылды
250 мең агач утыртылды

“Экология” гомумдәүләт проекты буенча үткәрелә торган “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Башкортстанда 250 мең төп агач утыртылды. Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

"Төбәктә "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында агач утыртулар дәвам итә, ул Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча уза. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның һәркайсының истәлеген мәңгеләштерү, 27 миллион һәлак булган кеше истәлегенә - 27 миллион төп агач. Башкортстан актив рәвештә әлеге башлангычны хуплый. Бүгенге көндә урман фондында гына да 250 мең төпкә якын агач утыртылган, - диелә хәбәрдә.

Республикада акция 25 майга кадәр дәвам итәчәк, урман хуҗалыклары һәм урманчылыклар хезмәткәрләре һәр муниципалитет территориясендә 61 урман участогы әзерләгән.

 

Фото:  ufimnivy.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: