+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан ИТ-платформасы нигезендә алты төбәктә власть органнары сайтлары эшли

Республика ИТ-компаниясе тарафыннан эшләнгән «Власть» сайтларын булдыру өчен санлы платформада Башкортстан, Түбән Новгород, Ырынбур, Ростов һәм Магадан өлкәләре, шулай ук Ямал-Ненец автономияле округы хакимияте органнарының 1000нән артык сайты булдырылган.

Башкортстан ИТ-платформасы нигезендә алты төбәктә власть органнары сайтлары эшли
Башкортстан ИТ-платформасы нигезендә алты төбәктә власть органнары сайтлары эшли

- Башкортстан хакимияте органнары «Власть» платформасыннан үзәкләштерелгән төрдә файдаланалар. Санлы продуктлар һәм безнең эшләнмәләрнең чишелешләрен сайлаганда, без аларны яңа идеяләрнең алга таба генерацияләнүенә стимуллаштырабыз, шул рәвешле «Санлы икътисад» гомумдмүләт программасының «Санлы технологияләр» федераль проекты концепциясенә таянабыз, – ди Башкортстан дмүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.
Санлы продукт гамәлдәге законнар таләпләренә туры китереп төбәк һәм муниципаль хакимият органнары сайтларын булдыру өчен эшләнгән.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=55909

Фото: reklamoff36.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: