+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Сабантуйларга әзерлек башланачак!

Республика Башлыгы чәчү кампаниясенең нәкъ уртасына килеп җитүен билгеләде.

Сабантуйларга әзерлек башланачак!Сабантуйларга әзерлек башланачак!
Сабантуйларга әзерлек башланачак!

10 майга республикада 1 миллион 81 мең гектар мәйданнар чәчелгән, бу 2022 елгы эшләрнең 50 процентын тәшкил итә. Моның турында республика Хһкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов оператив киңәшмәдә сөйләде.

Башкортстанның барлык районнарында да язгы кыр эшләре бара. Республикада барыннан да бигрәк бөртекле һәм кузаклы культуралар (723 мең гектар), майлы культуралар (259 мең гектар) һәм шикәр чөгендере (28,1 мең гектар) чәчелә.

Төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме кысаларында техника һәм минераль ашламалар сатып алуга 3 миллиард 62 миллион сум субсидия бирелгән инде. Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгына Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гогмумдәүләт проектлары кысаларында да акча бүленә.

- Быел язгы кыр эшләре узган елгы графиктан ике көнгә алдарак бара. Май ахырына кадәр без төп сабан культуралары буенча чәчү кампаниясен төгәлләргә планлаштырабыз, - диде Илшат Фазрахманов.

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә республика районнарында сабантуйлар уздыруга әзерлек башларга кушты.

- Авыл хуҗалыгы эшләренең яхшы темпларын исәпкә алып, сабантуйлар графигын формалаштырып, муниципалитетлар белән оештыру эшләрен башлауны сорыйм, - диде Радий Хәбиров. - Ә безнең аграрийларга чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлавыгызны телим! 2022 елның беренче кварталында авыл хуҗалыгы продукциясе индексы 99,1 процент тәшкил иткән. Без бу күрсәткечне бергәләп яхшырта алырбыз дип ышанам.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас