Төзекләндерү яр буе инфраструктурасын тулысынча яңартуны, территориядә ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен урыннар булдыруны күздә тота.
Әлеге проектны тормышка ашыруда катнашуның төп шарты - 2023 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча ел саен электрон тавыш бирү үткәрү. Тавыш бирү өчен территорияне төзекләндерүнең 2 варианты тәкъдим ителгән. Тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр https://02.gorodsreda.ru/ сайтында уза.
"Узган елда да, быел да тавыш бирүдә актив катнаштым. Безнең авылны матуррак итү мөмкинлеге булганда читтә калмау мөһим", - ди Борай авылында яшәүче Наилә Әхмәтшина.
Фото: srk.nationalpriority.ru