Очрашуда Рөстәм Халиков «Фермерлык. Сыер малы үрчетү» проектын тәкъдим итте. "Эшкуарлык сәгате"ндә катнашучыны фермерлыкка ярдәм итү белән бәйле сораулар кызыксындырды. Яңавыл районы бизнес-шерифы Фәйрүзә Ганиева белән очрашуда Рөстәм Рәшит улы профильле белгечләр белән аралашты, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт ярдәме төрләре белән танышты.
«Авыл хуҗалыгы секторында бизнесны үстерү өчен төрле ярдәм программалары эшли, аңа яңа эш башлаучы да, тәҗрибәле аграрийлар да исәп тота ала», - диде бизнес-шериф Фәйрүзә Ганиева.
Фото: srk.nationalpriority.ru