+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

12 студент республика данын яклаячак

Башкортстанда Worldskills стандартлары буенча IV ачык вузара чемпионат узды.

12 студент республика данын яклаячак
12 студент республика данын яклаячак
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында WorldSkills-2022 стандартлары буенча IV ачык вузара чемпионат үтте. Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.
— WorldSkills стандартлары буенча югары уку йортлары чемпионатын уздыру — эш бирүчеләрнең реаль сорауларына юнәлтелгән һөнәри белемгә ихтыяҗны арттыру, — дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. — Моннан тыш, чемпионатта катнашу студентларга әзерлек дәрәҗәсен һәм уку тәмамланганнан соң эшкә урнашу мөмкинлеген дөрес бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Русиянең 11 югары уку йортыннан килгән студентлар үзләренең һөнәри компетенцияләрен күрсәтте. Белем бирү һәм бизнес системасын тәкъдим итүче экспертлар-укытучылар һәм бәйсез экспертлар катнашучыларның һөнәри әзерлеген бәяләде.
Ярышлар WorldSkills стандартларына туры килә торган университет остаханәләрендә 8 компетенция буенча узды: мәктәпкәчә тәрбия бирү; эшкуарлык; инглиз телен дистанцион форматта укыту; башлангыч сыйныфларда белем бирү; мәктәптә музыка укыту; бизнес өчен программа карарлары; туризм; физик культура, спорт һәм фитнес.

Чемпионатта барлыгы 62 конкурсант, 75 эксперт һәм 100дән артык волонтер катнашты.

Чемпионатта М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Уфа дәүләт нефть техник университетлары студентлары катнашты. Шулай ук 23 конкурсант Русия университетларын тәкъдим итте: В. Г. Короленко исемендәге Глазово дәүләт педагогия институты; Дагыстан дәүләт педагогика университеты; Мари дәүләт университеты; М. Е. Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика университеты; Мәскәү шәһәр педагогика университеты; Омск дәүләт педагогия университеты; Пермь дәүләт гуманитар-педагогия университеты; А.И. Герцен исемендәге Русия дәүләт педагогия университеты.

Узган чемпионат Милли вузара чемпионат финалында (University Skills) катнашу хокукына сайлап алу туры булып тора. Чемпионат нәтиҗәләре буенча 12 студент Башкортстан данын яклаячак.


 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: