+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Өлкәннәргә хөрмәт күрсәттеләр

Иглин районының Үктәй авылы мәдәният йортында сугыш чоры балалары белән очрашу узды.

Өлкәннәргә хөрмәт күрсәттеләр
Өлкәннәргә хөрмәт күрсәттеләр

Чара Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.


Үктәй авылында “сугыш чоры балалары” исемлегендә барлыгы 19 кеше исәпләнә. Алар арасыннан Фәния Галимова һәм Халидә Шәйхетдинова – тыл ветераннары. Өлкән яшьтәге апаларга хәзер 91 яшь. Иң кечкенә сугыш баласына да 77 яшь тулды. Балачагы сугыш елларына туры килгән авылдашларның истәлеген мәңгеләштерү өчен авыл китапханәсе мөдире Альмира Абдуллина “Сугыш чоры балалары” альбомын әзерләгән. Бу очрашуда ветераннар хатирәләре белән уртаклашты, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләделәр.


Бәйрәм кунаклары өчен бик матур концерт та әзерләнгән иде. Ветераннар таныш җырларга үзләре дә рәхәтләнеп кушылды. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.
Өлкәннәр бик канәгать калды һәм чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Бәйрәм кичәсенә килә алмаучыларга күчтәнәчләр өләштеләр.
Кичәне “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте оештырды.

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: