+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ак күгәрчен" - җыр, шигырь конкурсы гына түгел

"Ак күгәрчен" шигъри конкурсы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.

"Ак күгәрчен" - җыр, шигырь конкурсы гына түгел
"Ак күгәрчен" - җыр, шигырь конкурсы гына түгел


Конкурс 2021 елның октябреннән 2022 елның маена кадәр Президент Мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән шагыйрь, популяр җырлар авторы Расих Ханнанов истәлегенә үткәрелә. Анда Башкортстан Республикасының 20 районыннан һәм 5 шәһәреннән, шулай ук Русиянең һәм чит илләрдән 70тән артык үзешчән һәм профессиональ шагыйрь катнашты.

Матбугат конференциясе 19 майда 12.00 сәгатьтә Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә узачак.  Анда катнашырга оештыручылар, мәртәбәле жюри әгъзалары һәм «Ак күгәрчен» конкурсы кунаклары чакырылган.

Конкурсның өч телле сайтында www.белый-голубь.рф конкурс турында урыс, башкорт һәм татар телләрендә әзер материаллар, шулай ук шигырь җыентыгын бастыру өчен конкурста катнашучыларның шигырьләре дә бар.

Конкурсның финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 19 майда билгеле шагыйрь, язучы, журналист, "Кызыл таң"ның элекке баш мөхәррире Расих Ханнановның туган ягында - Кырмыскалы авылының район Мәдәният сараенда 17.00 сәгатьтә башлана, программада - Уфа һәм Мәскәү артистлары катнашлыгында концерт, төрле төбәкләрдән килгән конкурста катнашучыларның шигъри бәйгесе.

"Ак күгәрчен" конкурсының узуы Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарылуының бер дәлиле булып тора.

Фото: : https://www.белый-голубь.рф.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: