Шундый җиңүчеләр арасына Башкортстан спортчысы Альбина Гаделшина да керде. Ул 10 000 метрга йөгерүдә Русия Кубогы җиңүчесе булды.
Дистанциянең иң яхшы йөгерешчесе Мәскәүнең «Салют Гераклион» стадионында турнирның төп трофеен яулады. Моның өчен Гаделшинага 33 минут 55 секунд кирәк булды.
Ярышларның көмеш медален Светлана Симакова (Мәскәү) яулады, аның вакыты - 34:03.30. Өченче урында Курск өлкәсеннән Дина Александрова - 34:04.95.
"Демография" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә керткән 12 гомумдәүләт проекты арасында.
Фото: Башинформ сайтыннан