+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада яңа спорт объекты сафта!

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яңа пост урнаштырган.

Уфада яңа спорт объекты сафта!
Уфада яңа спорт объекты сафта!


"Без республикада профессионаллар һәм һәвәскәрләр өчен бик күп спорт объектлары төзибез – сарайлар, шул исәптән боз сарайлары, бассейннар, ФОКлар һәм башкалар, - дип язды республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Әмма бюджет мөмкинлекләре чикле, һәм безнең һәрвакытта да барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерү, халык сораган бөтен нәрсәне төзү мөмкинлеге юк. Эшкуарларның үз башлангычлары белән безгә ярдәмгә килүләре бик куанычлы.

Бүген Уфада ябык «Астра» хоккей аренасы ачыла, аны «Промтехстрой» компаниясе төзеде. Бу - элекке Тимер-бетон эшләнмәләр заводы территориясендә универсаль спорт комплексының икенче чираты, ул 200 яшь хоккейчыга исәпләнгән. Әлеге аренадан тыш, «Астра» комплексы кыяга менү үзәген, нәфис гимнастика, көрәш, акробатика, бал биюләре, шахмат академиясен һәм башкаларны үз эченә ала. Мин монда узган елның июль аенда булган идем һәм бу секцияләрдә шөгыльләнүче балалар санына шаккаттым.
Яңа спорт комплексы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен менә дигән бүләк булыр дип ышанам", - дип язган Республика Башлыгы.

Әйе, Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган гомумдәүләт проекты кысаларында, шул исәптән спорт юнәлешендә, күп эшләр башкарыла.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: