-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Бөре - Тастүбә - Сатка" юлында эшләр дәвам итә

«Башкиравтодор» һәм «Дортрансстрой» җәмгыятьләре Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Бөре - Тастүбә - Сатка трассасында яңа юлны реконструкцияләүне дәвам итә.

"Бөре - Тастүбә - Сатка" юлында эшләр дәвам итә
"Бөре - Тастүбә - Сатка" юлында эшләр дәвам итә

Юлның гомум озынлыгы - 60,9 км. объектның гомум бәясе - 4 млрд. сумнан артык. Проектны тормышка ашыру өчен барлыгы 180 берәмлек юл-төзелеш техникасы җәлеп ителгән. Алар - үзбушаткычлар, бульдозерлар, экскаваторлар, автогрейдерлар һәм кәтүкләр. Махсус техника ике сменада эшли.

- Бу - безнең республиканың төньяк-көнчыгышын үстерүгә юнәлтелгән иң эре төбәк проектларның берсе, - дип ассызыклады Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков.

Бүгенге көнгә юлчылар 22,6 км автомобиль юлына - асфальт һәм 14,3 км юлга вак таш-мастик асфальтобетон түшәгән. Шулай ук хәзерге вакытта юл өслеген җәю буенча эшләр дәвам итә.

Бер үк вакытта бөтен участокта су үткәрү торбалары һәм арка күперләре урнаштыру, элемтә кабельләрен һәм электр тапшыру линияләрен яңадан кору буенча эшләр башкарыла. Объектта 70тән артык суүткәргеч торба монтажланган, 7 арка күпере төзелгән. Юлчылар сентябрь ахырына кадәр Олы Бердәш елгасы аша яңа күпер төзүне төгәлләячәк.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: