+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дәүләкәндә эшләр көйле

Былтыр биредә “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” гомумдәүләт проекты буенча шәһәр үзәген һәм аның тирә-ягын төзекләндерү буенча киң күләмле проектка тотынганнар.

Дәүләкәндә эшләр көйле
Дәүләкәндә эшләр көйле

Эшләр кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча Бөтенрусия конкурсы кысаларында алып барыла, анда “Дәүләкән урамнары - еллар аша” проекты 2020 елда җиңү яулаган.

Төп бурыч — Дәүләкәндә иҗтимагый киңлекләр системасын формалаштыру, биредә яшәүчеләр өчен ял урыннары булдыру. Проектны тормышка ашыруга федераль, төбәк һәм урыннардагы бюджетлар чыганаклары юнәлтелгән.

Быел көзгә кадәр үзәк паркта амфитеатрлар төзекләндерү, белешмә павильонын урнаштыру һәм башка эшләр үткәреләчәк. Бусы — эшнең икенче этабы. Беренчесе былтыр тәмамланган. Биредә эскәмияләр куелган, яктылык җиһазлары булдырылган, уен корылмалары, велосипедта йөрү өчен юллар ясалган.

Дәүләкәнлеләр үзгәрешләргә бик шат: көннәр җылыта башлау белән балалары белән әти-әниләр, өлкәннәр биредә йөри. Паркта һәр бала күңеленә ошаган шөгыльне таба ала: нәниләр өчен дә, зуррак балалар өчен дә уен мәйданнары бар.

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында гамәлгә ашырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: