+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Көйле сабан буразнаны туры яра

Республикада “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашучы аграрийлар өчен ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге гадиләштерелгән.

Көйле сабан буразнаны туры яра
Көйле сабан буразнаны туры яра

9, 5 миллиард сум күләмендә бүленгән акчалар авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ихтыяҗын тулысынча капларга җитәчәк. Аграрийларның авыл хуҗалыгы техникасын актив сатып алуына бәйле, төбәктә чәчү кампаниясе җәһәт бара.

Яңгырлар явып торуга карамастан, республика эшчәннәре тәүлегенә 130 мең гектарга кадәр басуда чәчә.

Сөт эшкәртүче заводлар һәм кече предприятиеләр шулай ук ташламалы кредиттан файдалана ала. Үзләренә бүленгән акчаларны алар сөт ризыкларын эшкәртү һәм төрү җиһазлары сатып алуга да тотына. Ит эшкәрү комбинатлары да шундый ук кредит алу мөмкинлегенә ия.

Билгеле булуынча, Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашучы аграрийлар өчен ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге гадиләштерелгән. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортстан аграрийларының ташламалы кредитка биргән 298 гаризасын хуплаган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: