Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә тиз төзелә торган фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыру башланды, дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы Русия төбәкләрендә 2021 елның 1 гыйнварында старт алды. Башкортстанда быел халыкны сыйфатлы һәм заманча медицина ярдәме белән тәэмин итү өчен барлыгы 44 фельдшер-акушерлык пункты урнаштыру планлаштырыла.
"Беренчел звеноның яңа объектларын Краснокама районының Карякино авылында, шулай ук Кырмыскалы районының Суык-Чишмә, Кулыш һәм Үтәгән авылларында төзи башладылар. Бүгенге көндә биредә модуль конструкцияләрен җыю эшләре бара", — диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Фото: "пресс-служба Минздрава"